news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Татарстанда сөт җитештерүчеләр 1,8 млрд сум дәүләт ярдәме алды

2023 елда Татарстанда сөт җитештерүчеләр 1,8 млрд сум дәүләт ярдәме алды. Бу узган ел белән чагыштырганда 622 млн сумга күбрәк, дип сөйләде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров.

Ул субсидияләр сыерларның баш санын 2023 елның 1 мае дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән түләнгән. Шулай да 19 районда баш саны кимегән.

«Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәләре исемлеген үтәү йөзеннән безгә мөгезле эре терлекләрнең баш санын 2022 елның 1 гыйнвары дәрәҗәсендәге кадәр торгызуны тәэмин итәргә кирәк. Бары тик 15 район гына уңай динамикага ия», - дип өстәде министр.

Ул ит һәм сөт продукциясе җитештерү сыерларның баш санына турыдан-туры бәйле булуын әйтте. Әйтик, ел башыннан авыл хуҗалыгы хуҗалыкларында 826 мең тонна сөт савып алынган, бу 11 процентка артык. Беренче алты айда 210 мең тонна ит җитештерелгән, бу 2022 ел дәрәҗәсенә карата 101 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта иң зур үсеш сыер ите җитештерүдә – 103 процент күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100