Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнде
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Районнарда терлек азыгы әзерләү һәм ашлык җыю комбайннарын урып-җыюга әзерләү башланган. Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада бөртеклеләр өлешен үзгәртү буенча берничә вариант исәпләнгән. Гомуми ихтыяҗ 3,2 млн тонна булса, 2024 елда 3,9 млн тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 28,2 ц/га бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1,2 млн га бөртекле культуралар җитәрлек, бүгенгә аларның мәйданы 1,3 млн га тәшкил итә.
Быел - 2024 ел белән чагыштырганда - бөртекле культуралар 70 мең гектарга кимегән һәм 1298 мең га тәшкил итә, техник культуралар 97 мең гектарга арткан, шул исәптән көнбагыш мәйданы - 298,7 мең га, соя - 60,9 мең га, майлы җитен - 56,4 мең га. Чәчүлек мәйданнары структурасын яңадан карау исәбенә быел майлы культуралар исәбеннән 2024 ел бәяләре буенча 2 млрд сумнан артык өстәмә табыш алуны планлаштырабыз, диде Марат Җәббаров.
Республикада комбайн паркын алдагы урып-җыю кампаниясенә әзерләү эшләре бара. 30 июньнән 4 июльгә кадәр авыл хуҗалыгы берәмлекләренең ашлык җыю комплексының әзерлеген комиссия аша кабул итү планлаштырыла. 10 июньгә ашлык җыю комбайннарының әзерлеге 78% тәшкил итә.
Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, беренче чабымнан 1 терлек башына кимендә 12 центнер азык әзерләргә кирәк. Бүген республика буенча 25 мең тонна печән, 436 мең тонна сенаж бар. Шартлы 1 баш терлеккә 3,1 центнер азык берәмлеге туры килә, ягъни ихтыяҗның 7,8%ын тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Халык хуҗалыкларында печән әзерләүдә 30 берәмлек техника эшли. Өйгә кадәр печән китерү оештырылган, рулон бәясе - 1500 сум. Әмма 7 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән) шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләүгә керешмәгәннәр әле.
Әлегә һава торышы яхшы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өчен һәр көнне файдаланырга кирәк, дип ассызыклады министр, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз