Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җаббаров: Татарстан иң кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителә
Татарстан халык өчен иң кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу хакта ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.
«Быел җитештерү күләмнәре кимемәде. Социаль мөһим ашамлыклар белән республика үзен үзе тәэмин итәрлек дип ышандырып әйтә алам», - диде министр.
Республикада яшәүче 3,9 млн кешене азык-төлек белән тәэмин итәр өчен, кимендә, 350 мең тонна бәрәңге, 78 мең тонна кыяр һәм помидор, 268 мең тонна ит, 100 мең тонна шикәр, 46,7 мең тонна көнбагыш мае, 1,3 млн литр сөт һәм 1 млн данә йомырка кирәк.
«Коры килгән 2021 елда да бу ризыклар белән тәэмин ителеш 108 проценттан 195 процентка кадәр иде, быел да җитештерү күләмнәре саклана», - диде Марат Җаббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз