news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров сөт җитештерүдә алдынгы районнарны атады

Марат Җәббаров сөт җитештерүдә алдынгы районнарны атады
"Татар-информ" архивы

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, 2022 елда 2 миллион 34 мең тонна сөт җитештерелгән. 1,5 миллион тонна авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә.

«Кукмара, Саба, Минзәлә, Әтнә, Балтач, Бөгелмә районнары сөт җитештерүне арттырды. Иң яхшылар унлыгына Мөслим, Мамадыш, Азнакай һәм Алабуга районнары да керә», - диде ул министрлыкның киңәйтелгән утырышында.

«Кукмара районы тәүлеклек савым буенча 400 тонна, ә Саба районы 300 тонна күрсәткечен узды», - ди министр.

Ул сөт җитештерүне киметкән районнарны да атады. Бу - Әлки, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш һәм Югары Ослан ройоннары.

Министр сүзләренчә, 2022 елда 18 мең сыер башына исәпләнгән 24 сөт комплексы эшли башлаган. Хәзерге вакытта 22 проект эшләнелә, ул 15,5 мең баш сыерга исәпләнгән.

«Бу өстәмә 60 мең тонна сөт, дигән сүз», - ди министр.

Быел сөт җитештерүчеләрнең эшен стимуллаштыру өчен 1,3 миллиард сумлык субсидияләр каралган.

  • «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Агросәнәгать комплексының 2022 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2023 елга бурычлар» киңәйтелгән коллегия утырышы уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100