Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Соңгы ике атнада җылы һәм коры һава торышы кыр эшләрен тизләтте
Соңгы ике атнада җылы һәм коры һава торышы урнашты. Бу кыр эшләренең темпларын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгән, дип хәбәр ителә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бөртекле культураларны җыеп алу тәмамланган. Бөртекле һәм техник культуралар чәчелгән гомуми мәйданның бүгенге көнгә 1 млн 550 мең гектары, ягъни 78 проценты суктырылган. Алда тагын 450 мең гектар мәйданда эш башкарасы бар. Шуларның 260 мең гектарын – көнбагыш, 100 мең гектарын – кукуруз, 38 мең гектарын соя тәшкил итә.
Маржиналь культуралар исәбенә Нурлат районында якынча 28 мең гектар, ә Яңа Чишмә, Буа һәм Аксубай районнарында 18 мең гектардан артык мәйдан туры килә.
Быел бөртеккә 64 мең гектар кукуруз чәчелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 20 мең гектарга күбрәк. Аны сату бәясе тоннасына 14 мең сумнан арткан очракта, узган елгы күрсәткечләр буенча рентабельлелек 20 процент тәшкил иткән.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кукуруз ашлыгы терлекчелектә азык җитештерү өчен стратегик яктан мөһим компонент булып тора. Бөртекле культуралар белән чагыштырганда, кукурузның өстенлекләре – энергия, крахмал һәм май кислоталары күп булу, шулай ук яхшы үзләштерелүе.
Хуҗалыклар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның мондый ашлыкка ихтыяҗы якынча 500 мең тонна тәшкил итә, ә республикада аны җитештерү күләме 280 мең тонна гына. Татарстан хуҗалыклары актив рәвештә бөртеккә кукурузны җыеп алуга керешә.
Республикада дымлы вакланган кукуруз ашлыгын салу технологиясе дә актив кулланыла башлаган. Әлеге технология август аенда Актаныш районында узган киңәшмәдә тәкъдим ителгән. Аның берничә өстенлеге бар: ашлыкны киптерүгә ихтыяҗ тулысынча юкка чыга, уңышны 10–15 көнгә иртәрәк, 30–40 процент дымлылыкта җыеп алырга мөмкин. Азыкның үзләштерелү дәрәҗәсе 100 процентка җитә. Азыкның үзкыйммәте 18 процентка кадәр кими.
Шикәр чөгендере якынча 25 мең гектар мәйданда казып алынган. Барлыгы 1 млн 340 мең тонна тамыразык җыеп алынган, уртача уңыш гектарына 540 центнер тәшкил итә. Заводларда 444 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 57 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр чыгу күләме – 13 процент.
Җылы һава торышы һәм туфракның югары дымлылыгы сәбәпле, иртә чәчелгән көзге культуралар артык үсеп киткән. Көзге бөртекле культураларның иртә чәчелгән мәйданнарында көзге чебеннәрнең актив очуы һәм йомырка салуы күзәтелә. Аларның личинкалары үзәк башакны юкка чыгарырга мөмкин, дигән куркыныч бар, шунлыктан бу мәйданнарда инсектицидлар белән эшкәртү үткәрелә.
Соңрак чәчелгән мәйданнарда культураларның кышка чыдамлылыгын арттыру өчен микроэлементлар куллану тәкъдим ителә. Бүгенге көнгә мондый эшкәртүләр 185 мең гектар мәйданда башкарылган.
Марат Җәббаров, шулай ук, Татарстанда ат үрчетүне үстерү буенча төбәк проекты турында сөйләгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз