news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Саба муниципаль районында терлекчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты

Марат Җәббаров Саба муниципаль районында  терлекчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты
Фото Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан

Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Ул берничә терлекчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты.

Беренче эш итеп, министр «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-+фермерлык хуҗалыгының 200 башка исәпләнгән яңа сөт комплексындагы саву залында булды. Зөфәр Мөхәммәтшин фермерлык эшчәнлеген 90нчы елларда ук башлаган. Хәзер аның хуҗалыгында 1850 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 700 баш сыер исәпләнә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саву залы сыер җилемен автомат рәвештә савуга әзерли торган PuliSystem системасы белән җиһазландырылган. Саву залыннан чыкканнан соң сыерларга карата ветеринария яки башка чаралар үткәрү өчен аларны махсус боксларга кертү мөмкинлеге бар. Узган ел йомгаклары буенча хуҗалыкта 81 246 центнер сөт җитештерелгән, 1 сыердан тулаем савым 12 мең килограммнан артып китә.

Аннары Марат Җәббаров реконструкциядән соң ачылган «Нырты» ҖЧҖенең 600 башка исәпләнгән сөт комплексында булды. Биредә узган ел 62254 центнер сөт савылган, 1 сыер уртача 10375 кг сөт биргән.

«Игенче» ҖЧҖендә министрга 450 башка исәпләнгән яңа сыер абзарын күрсәттеләр. Узган ел 1493 бозау туган, уртача тәүлеклек артым 997 грамм булган.

«Курсабаш» ҖЧҖендә 2022 елда 210 башка исәпләнгән яңа роботлаштырылган сөт комплексы файдалануга тапшырылган. Объектның смета бәясе 70 млн. сум тәшкил итә, шуның 21 млн сумына сыерлар абзары төзелгән, 49 млн сумы Lely роботлаштырылган җайланмасын урнаштыру өчен тотылган. Сыерлар саву процессы тулысынча автоматлаштырылган, Lely фирмасының 4 берәмлек Astronaut A5 саву роботлары куелган. 2022 елда 1 сыердан тулаем савым – 12 300 кг.

2022 елда сөт җитештерү күләме 2 млн тоннадан артып китте. Бер сыердан уртача савым да арткан һәм ул 7100 килограмм тәшкил итә. Мондый күрсәткечләргә ирешүдә, әлбәттә, яңа комплексларны файдалануга кертү һәм терлекләр составын яңарту ярдәм итә.

«Агымдагы елда тагын 30дан артык комплексны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Саба районы, һәрвакыттагыча, сөт җитештерү буенча лидерлар бишлегендә тора һәм сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирә», - диде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100