Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Республиканың 19 районында бер терлек азыгы үзәге дә юк
Сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыруда терлек азыгы үзәкләре мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта Әтнә, Саба районнарында терлек азыгы үзәкләре төзелеп килә. Ә республиканың 19 районында бер үзәк тә юк. Бу хакта ТР вице-премьеры – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллегия утырышында сөйләде.
Министр терлек азыгы үзәкләрен төзергә өндәде. Моның өчен ул республика бюджетыннан төзелеш чыгымнарының 30 проценты һәм вак хуҗалыклар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен төргәкләү линиясе белән җиһазлар алуга тотылган акчаның 50 проценты кайтарылуын билгеләп узды.
"2025 елда 11 хуҗалык 197 млн сумлык шушы ярдәмнән файдаланган. Быел яңа объект Арчада ачылды. Әтнәдә, Сабада төзелеш бара, шул ук вакытта 19 районда бер үзәк тә юк. Дәүләт ярдәменнән активрак файдаланырга кирәк", - диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз