news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Продукция җитештерү күләмнәре буенча Татарстан - илдә дүртенче урында

Бүген Казанда Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтае уза. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

«Бүген без бөтен илдән фермерлар җәмәгатьчелеген кабул итәбез. Мондый мөһим чараның Татарстан башкаласында узуы – безнең өчен горурлык», - дип мөрәҗәгать итте министр.

Ул докладында 2025 елда республикада җитештерелгән продукция күләме 400 миллиард сум тәшкил иткәнен әйтте. Татарстан бу күрсәткеч буенча – илдә дүртенче урында. Үсеш – 107,3 процент, Россиядә ул 104,9 проценттан гыйбарәт.

Марат Җәббаров бүген Татарстанның агросәнәгать комплексы яхшы үсеш мөмкинлекләренә ия югары технологияле тармак булуын билгеләп узды.

«Мондый нәтиҗәләргә тармакка Россия Президенты Владимир Путин, ил Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән ярдәм хисабына ирешелде», - диде министр. Ул федераль министрлыкның кече үсеш формаларына грант һәм субсидияләр бүлеп биргәнен әйтте. «Без Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенә авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтле», - диде министр.

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы продукциясенең саллы өлеше Татарстанның кече хуҗалык формаларына туры килүен әйтте. Алар тарафыннан барлык продукциянең 40 проценты, яки 160 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot