news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Мөслимдә терлекчелек турындагы семинарда катнашты

Марат Җәббаров Мөслимдә терлекчелек турындагы семинарда катнашты
Фото: Фәридә Гайнетдинова/http://muslumirc.ru/

Мөслимдә авыл хуҗалыгының җаваплы тармакларының берсе – терлекчелек турындагы зона семинары узды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Фәридә Гайнетдинова яза.

Семинар эшендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга һәм Зәй районнарыннан район авыл хуҗалыгы идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш ветеринария табиблары, инвестиция компанияләре вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.

Кунаклар иң элек район мәдәният йортында урнаштырылган күргәзмә белән танышты. Анда Мөслим районы эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Шулай ук күргәзмәдә төрле алдынгы технологияләр нигезендә терлекчелек юнәлешендә җитештерү белән шөгыльләнүче сатучыларның да товарлары белән танышырга мөмкин иде.

Семинарның пленар өлешендә министр Марат Җәббаров кереш сүз белән чыкты. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, семинарда катнашучыларны сәламләп, терлекчелек юнәлешендәге күрсәткечләр белән таныштырды. Дәрәҗәле җитәкчеләр терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм тырыш хезмәт куйган бертөркем алдынгыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

Марат Җәббаров «Фаиза» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да булды. Ул биредә җитештерү цехларын карады, эш барышы белән танышты.

«Чайка» фермер хуҗалыгында министр килүе шатлыклы вакыйгага туры килде. Биредә яңа сафка баскан катнаш азык цехын кулланылышка тапшырып кызыл тасманы кистеләр. Марат Җәббаров Дамир Шәңгәрәевкә уңышлар теләде, фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100