Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров минераль ашламаларны нормадан күбрәк һәм азрак туплаган районнарны атады
Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, бүген республикада уртача 72,1 кг күләмендә ашлама тупланган.
ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров минераль ашламаларны нормадан күбрәк һәм азрак туплаган районнарны атады.
Министр язгы чәчү алдыннан тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 1 гектар җир өчен 70 кг ашлама туплау бурычы торганын искәртте. «Бу бурыч үтәлгән – бүген республикада уртача 72,1 кг күләмендә исәпләнә», - диде.
Марат Җәббаров тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, гектарына 100 кг нан артык ашлама туплаган районнарны атады. Болар – Зәй, Тәтеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Сарман районнары.
Гектарына 50 кг нан кимрәк туплаган районнар да бар. Болар – Бөгелмә, Яшел Үзән, Әгерҗе, Баулы, Чирмешән, Азнакай районнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз