news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Кукмарага эш сәфәрендә оешмаларның эшчәнлеге белән танышты

Марат Җәббаров Кукмарага эш сәфәрендә оешмаларның эшчәнлеге белән танышты
Фото: Ризилә Корбанова, «Хезмәт даны»

Бүген Татарстан Премьер министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде. Башкала кунагын район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. Алар районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрдә булды, аларның эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Эш сәфәре Югары Чура җирлегендә башланып китте. Кунаклар биредәге яңа төзекләндерелгән мәдәният йортын, балалар бакчасын карады. Аннан соң «Демография» илкүләм проекты составына керүче «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында модернизацияләнгән «Россия эше» кадрлар үзәгенә юл тоттылар, район үзәк хастаханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә алып барыла торган ремонт эшләре белән таныштылар, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү, «Наз» үзәкләренең эшчәнлеген карадылар.

Шулай ук «Мастер и камень Индустрия» таш эшкәртү, «Расплав» савыт-саба оешмасы, киез итек-киез комбинаты, «Рамазан икмәге», РАЙПО, «Триера» көймә ясау оешмасы, «Магистрат»ның агач эшкәртү цехларында булдылар.

Фото: Ризилә Корбанова, «Хезмәт даны»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100