news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Кукмара, Әтнә, Балтач рейтингта үз позицияләрен саклый

Марат Җәббаров: Кукмара, Әтнә, Балтач рейтингта үз позицияләрен саклый
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы, тулай продукция күләме буенча елдагыча районнар рейтингын төзегән. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Балтач - беренче өчлектә. «Алар үз позицияләрен саклап килә», - диде йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Министр сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә. «Аларның тәҗрибәсе хәзерге шартларда да үсеш мөмкинлекләре булуын раслый», - диде.

«Спас, Зәй, Нурлат, Балык Бистәсе, Баулы районнары потенциалы рейтинг азагында гына булырлык дип санамыйбыз. Алдынгы тәҗрибәләрне карагыз, системалы эш булганда, мөмкинлекләр күпкә югарырак булырга мөмкинлек бирә», - дип саный Марат Җәббаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot