news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров крестьян-фермер хуҗалыкларында терлек башы кимүнең сәбәпләрен аңлатты

Марат Җәббаров крестьян-фермер хуҗалыкларында терлек башы кимүнең сәбәпләрен аңлатты
Владимир Васильев

2022 ел нәтиҗәләре буенча, крестьян-фермер хуҗалыкларында терлек башы кимегән.

«Фермерлар җитештерүне арттыра, сөт җитештерү буенча 9 мең тоннага, ягъни 5 процентка, ә ит буенча 376 тоннага, 1,5 процентка үсеш күзәтелә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында беренче тапкыр терлек башы кимү күзәтелә», - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров XXIII Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.

Ул әйткән мәгълүматлар буенча, крестьян-фермер хуҗалыкларында 107 мең баш мөгезле эре терлек бар. 2021 ел белән чагыштырганда 1,3 мең башка кимегән. Сыерлар 148 башка кимегән, 38,6 мең баш сыер исәпләнә. Хуҗалыкларда 37,1 мең баш сарык бар, алар 2,8 мең башка кимегән.

«Нигездә терлек башы кимү грант алган фермерларның, 5 ел узып, үз хуҗалыкларын ябу белән бәйле», - ди министр.

Аның сүзләренчә, 2012-2022 елларда фермерлар 4,4 миллиард сумлык 1556 грант алган, 264 фермер, ягъни 17 проценты эшчәнлеген туктаткан.

Ул районнардагы фермер ассоциацияләре җитәкчеләренә хуҗалыкларның ябылу сәбәпләрен ачыкларга кирәклеген әйтте. Фермерларның булган проблемаларына игътибар итәргә, алар турында министрлыкка һәм фермерлар ассоциациясенә җиткерергә кушты.

Министр сүзләренчә, былтыр 92 фермер 546,3 миллион сумлык грант алган.

Хәзерге вакытта барлык чәчүлек җирләренең 25 проценты (740 мең гектар) фермерлар кулында. 2022 крестьян-фермер хуҗалыклары 1,3 миллион тонна бөртекле культура алган, бу барлык уңышның 25 процентын тәшкил итә. Барлык чөгендернең 10 процентын фермерлар алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100