news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Киләсе елда Татарстанда кече хуҗалыкларга ярдәм чаралары кертелә

Киләсе елда Татарстанда кече хуҗалыкларга, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буенча яңа юнәлешләр барлыкка килә. Чебиләр, каз-үрдәк бәбкәләрен сатып алуга чыгымнарның бер өлешен субсидияләү кире кайтарыла.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

Аның сүзләренчә, сарыклар асраучылар өчен дә субсидияләр кертелә, савым аппаратлары сатып алуга чыгымнар өчен дә субсидияләр түләнәчәк.

«Кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Аларның уңышлы эше авылларда эш урыннары булдырырга, яшьләрне җәлеп итәргә, элек буш торган биналарны эшләтеп җибәрергә, муниципаль берәмлек бюджетларының керем өлешен арттырырга мөмкинлек бирә», - диде министр.

Грант проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Марат Җәббаров быел мөгезле эре терлек баш санын – 3,8 меңгә, шул исәптән сыерларны – 1,5 меңгә, атларны – 320, сарыкларны – 300 башка, кошларны 490 мең башка арттыру ниятләнгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100