news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров «Казанышлары өчен» Россия мөселманнары медале белән бүләкләнде

Марат Җәббаров «Казанышлары өчен» Россия мөселманнары медале белән бүләкләнде
Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казанышлары өчен» Россия мөселманнары медале белән бүләкләнде. Бүләкләү турында Указга РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин кул куйган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документта бүләкнең «Хәләл» индустриясе үсешенә керткән зур өлеше, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән программаларга актив ярдәме һәм 40 еллык юбилее уңаеннан» бирелүе әйтелгән.

Мөфти Гайнетдин, үз чиратында, Марат Җәббаровны 40 яшьлек юбилее белән котлаган һәм иминлек, сәламәтлек, Татарстан Республикасы һәм аның халкы файдасына уңышлы дәүләт хезмәте, һәр игелекле эшендә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100