Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров игенчеләргә чәчүлекләрне авыруларга каршы эшкәртергә киңәш итте
Татарстан аграрийларына, үсемлекләрдә авырулар таралуны булдырмау өчен, чәчүлекләрне эшкәртергә кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә әйтте.
Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык муниципалитетлар белән киңәшмәне видеоэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Докладчы сүзләренчә, узган ике атнада республика территориясенең күпчелек өлешендә продуктив яңгырлар яуды. Уртача 65 миллиметр явым-төшем булган – бу күпьеллык уртача күрсәткечнең 108 проценты.
Туфракның бер метрлы катламында продуктив дымлылык нормасы 87дән 280 миллиметрга кадәр, ә норма 100дән 170 миллиметрга тигез. Нәтиҗәле температураларның суммасы норматив күрсәткечләрдән бераз югарырак, уртача 682 градус тәшкил итә.
«Һава шартларын хәзер бөртекле культуралар үсеше өчен уңайлы дип бәяләргә була: көчле эсселек юк, продуктив дым да җитәрлек», – диде Җәббаров.
Шул ук вакытта хәзер уңышны саклау һәм формалаштыру өчен актив эш чоры бара. «Бөртекле культураларда төрле авыруларның шактый көчле таралуы күзәтелә. Аларның үсешенә дымлы һава торышы сәбәп булып тора», - диде ул.
Моннан тыш, рапс чәчүлекләрендә кәбестә күбәләге корты барлыкка килгән. Бик нык үрчегән очракта, алар бер атна эчендә чәчүлекләрне тулысынча юкка чыгарырга сәләтле.
«Кырларның потенциалы югары, һәм безгә әлеге зарарлы объектларның алга таба да таралуына юл куймаска кирәк. Чәчүлекләрне кичке һәм төнге вакытта эшкәртүне оештырырга һәм умартачыларга башкарыла торган эшләр турында алдан хәбәр итәргә киңәш итәбез», – диде авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә профильле министрлык җитәкчесе.
Республикада төрле комплектлаштырылган 234 эремә комплексы бар, алар 1,5 млн гектар чәчүлеккә сиптерелә, дип өстәде ул. Министр бәяләвенчә, соңгы елларда аларның эше нәтиҗәсендә Татарстан өстәмә рәвештә 300 мең тоннага якын ашлык ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз