news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Һава торышы сенаж әзерләүгә дә йогынты ясый

Марат Җәббаров: Һава торышы сенаж әзерләүгә дә йогынты ясый
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Август-агро» агрохолдингының Теләче районында урнашкан «Август-Теләче» агрофирмасы базасында Сенаж көне дәвам итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һава торышының сенаж әзерләүгә дә йогынты ясавын әйтте.

Көннең беренче өлешендә пленар утырышта катнашучыларны Марат Җәббаров сәламләде. «Чыннан да, бик зур чара. Монда илебезнең күпчелек регионнарыннан вәкилләр катнаша. Әлбәттә, соңгы елларда Татарстан аграрийларын һава торышы сынап тора, бу сенаж хәстәрләүгә дә үзгәрешләр кертә», — диде ул.

Алга таба министр агросәнәгать тармагы үсеше хакында сөйләде. «Татарстанда өч миллион гектар сөрү җире, авыл җирлекләрендә 930 мең кеше яши. Алар арасыннан 740 мең кеше авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куя», — дип сөйләде ул.

Чара Сөт институты белән берлектә оештырылган. Авыл хезмәтчәннәре әйтүенчә, сенаж сыйфаты сөтчелек өчен мөһим рольдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot