Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров федераль министрлыктан сөткә субсидияне кайтару мөмкинлеген карауны сорады
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында сөткә субсидияләрне эре хуҗалыклар өчен дә кире кайтару мөмкинлеген карауны сорады. Бу үтенеч белән ул утырышта катнашкан РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка мөрәҗәгать итте.
2025 елның сентябрендә федераль министрлык, сөт өчен субсидияне кече һәм урта агробизнес вәкилләре генә алачак, дип карар чыгарган иде.
Марат Җәббаров республиканың сөт җитештерү буенча Россиядә лидер булуын ассызыклады. «Базарда бәяләрнең теләсә нинди тибрәлешләре Татарстан аграрийларында кискен чагылыш таба. 2026 елга бу ярдәм чарасын кире кайтару мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», - диде.
«Сөткә бәя кимү аркасында планлаштырылган инвестицияләр кимү куркынычы бар. Быел кереме 800 млн сумнан артык булган җитештерүчеләр сөт өчен федераль субсидия ала алмаячак. Ә күпчелек планлаштырылган проектлар алар белән бәйле», - дип билгеләп узды министр.
Шул ук вакытта, Марат Җәббаров әйтүенчә, түбән бәяләр тармакка игътибарны сүлпәнәйтүдә аклау була алмый. «Киресенчә, безгә җитештерү күләмнәрен арттыру өчен төзелеш һәм модернизация темпларын саклап калу мөһим. Сөтчелек тармагы икътисады югары бәяләргә генә исәп тотмыйча, күпкә җаваплырак, профессиональ эш таләп итә», - дип белдерде министр.
Роман Некрасов җавабы әлегә артык сөендерерлек түгел иде.
«Без аларны җитештерү күләменә, категориясенә дә карамастан, барлык сөт хуҗалыклары өчен бик теләп калдырыр идек. Хәзер иң кыены - кечкенә хуҗалыкларга. Зур фермаларга ташламалы кредитлар, ә вак хуҗалыкларга бер литр сөткә субсидия бирәбез. Хәзерге шартларда алар ярдәмгә мохтаҗ. Бюджет белән вазгыять үзгәргәч, башка категорияләр өчен дә кире кайтарачакбыз», - диде Роман Некрасов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз