news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады

Бүгенге көндә шикәр комы узган елгы дәрәҗәдән 11 мең тоннага артык җитештерелеп, яңа уңыш 29,5 мең тоннага җиткән.

Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады. Бу турыда Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булды.

Министр әйтүенчә, шикәр комына бәя узган ел рекордлы рәвештә кимегәннән соң, быел 8-9 процент чамасына арткан.

«Быел шикәр комына бәяләр сизелерлек артмас дип фаразлыйм. Шикәр чөгендере уңышы әйбәт булыр дип бәялим. Чәчү мәйданы кимесә дә, 2 млн тонна уңыш җыю планлаштырыла. Бүгенге көнгә кадәр 10 мең гектар җирдән 423 мең тонна чимал казып алынды. Уңдырышлылык гектарына уртача 418 центнер чыга. Яңа уңыштан 29,5 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 11 мең тоннага күбрәк. Татарстанда узган елгы шикәр запаслары да бетмәде әле», — дип сөйләде Марат Җәббаров.

Әлегә республикада 39 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере җыясы калган. Чәчү мәйданы узган ел белән чагыштырганда 15 мең гектарга кимегән. Моны Нурлат шикәр заводы ябылу белән бәйле дип аңлатты министр.

«12 августта „Агросила“ җәмгыяте шикәр чөгендерен казырга кереште. Зәй шикәр заводы тәүлегенә 1,1 мең тонна шикәр комы эшләп чыгара. Буа зонасы шулай ук чөгендер казырга кереште. Кичә Буада шикәр заводы эшли башлады», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100