news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Бүген сөтне 45, 47 сумнан да сатучы хуҗалыклар бар

Соңгы бер елда сөт бәяләре төшү белән бәйле тискәре күренеш акрынлап тотрыкланып килә. «Сөт бәяләре август азагыннан арта башлады», – диде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

«Бер елга якын вакыт эчендә сөт бәясе кисәк төшеп, аннары бик озак кына «колея»га керде. Бүген сөтне 43, 45, 47 сумнан да сатучы хуҗалыклар бар. Ә республикада хәзер уртача бәясе – 39-41 сум. Сөткә бәя арту ягын көн саен күрәбез», – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot