news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Бәрәңге җитәрлек булачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, республикада быел бәрәңге җитәрлек булачак.

«Халыкның бәрәңгегә ихтыяҗы тулысынча тәэмин ителә, яшелчәләр буенча ихтыяҗның 70 процентын үзебез үстергән яшелчә белән каплыйбыз, калганы барыбер башка төбәкләрдән керә», - диде министр.

Татарстанда 13 нче сентябрьгә 12,2 мең тонна бәрәңге (уртача уңыш – 256 ц/га) һәм 4,9 мең тонна яшелчә (уртача уңыш – 155,3 ц/га) казылган. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан 120 мең тонна бәрәңге һәм 65-70 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла. Марат Җәббаров шәхси хуҗалыкларда да бәрәңге күп утыртылганын искәртте.

«Быел авыр була дип көтмибез. Яшелчә җитәрлек. Кооператив системалары яхшы эшли», - дип министр яшелчәләрне кооперативлар аркылы сату тәҗрибәсе булганын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot