news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Авыл хуҗалыгында яшь белгечләр өчен 750 мең сумны яхшы ярдәм дип саныйм

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать тармагына эшләргә кайткан яшь белгечләр өчен бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәменә карата фикерен әйтте.

«750 мең сум – башлангыч стадиядә яхшы ярдәм, дип саныйм. Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов – Т-и иск.) безнең тәкъдимне хуплады. Агросәнәгать комплексы предприятиесенә эшләргә килгән яшь белгечләргә ярдәм ике тапкыр - 350 мең сумнан 750 мең сумга кадәр арттырылды», - диде министр Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында.

Искәртеп узыйк, элек авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча махсус урта уку йортларын тәмамлаганнар өчен бер тапкыр – 150 мең, югары уку йортларын тәмамлаган белгечләр өчен 350 мең сум бирелә иде.

«Ел саен 50ләп кеше авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кайта иде. Былтыр 100 студент авыл хуҗалыгы оешмасына эшкә кайтты», - диде Марат Җәббаров.

Шулай ук югары уку йортлары студентлары өчен айлык стипендияләр – 5 мең, көллият студентлары өчен 3 мең сумга җиткерелгән. Югары уку йортларының өлкән курсларында укучылар өчен производство практикасы чорына стипендияләр 3 мең сумга җиткән.

Министр узган елдан Татарстанның «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында катнашуын искәртте. Аның кысаларында Казан дәүләт аграр университетында капиталь ремонт ясалуын, укыту программасы үзгәртелүен билгеләп узды.

Министр әйтүенчә, авыл мәктәпләрендә агротехнологик сыйныфлар яңартыла. Былтыр алар 20 мәктәптә ачылган. «Бу эштә авыл хуҗалыгы оешмасы катнашырга тиеш. Предприятие үз акчасын кертә, шуның 90 процентын дәүләт кайтара. Быел 36 сыйныф булырга тиеш. Бу – фермерлар өчен булачак кадрлар әзерләү мөмкинлеге», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot