news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча лидер булган районнарны атады

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагындагы лидер районнарны атады.

«Тукай, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнары - лидерлар. Мөслим, Тәтеш районнары нәтиҗәләре сизелерлек яхшырган, алар беренче унлыкка күтәрелде. Шулай ук Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Бөгелмә районнары 13 һәм аннан да артык позициягә күтәрелә алды», - дип сөйләде ул министрлыкның киңәйтелгән утырышында.

Аның сүзләренчә, Яшел Үзән, Питрәч районнары беренче унлыктан төшеп калган.

«Рейтинг азагындагы 5 районның күрсәткечләре түбән», - диде ул.

Рейтинг Әлмәт, Бавлы, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Әгерҗе районнары белән тәмамлана.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Агросәнәгать комплексының 2022 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2023 елга бурычлар» киңәйтелгән коллегия утырышы уза. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100