news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Авыл туризмы актив үсештә

Марат Җәббаров: Авыл туризмы актив үсештә
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл туризмы актив үсештә булуын ассызыклады. Бу хакта ул Мамадыш районында узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендәге чыгышы вакытында белдерде.

«Авыл туризмы актив үсештә. Республикада бу юнәлештә эшләүче 60тан артык эшмәкәр бар инде. Аларның 12 – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 99 миллион сумлык грантын алды, шул исәптән 5 – агымдагы елда 42 миллион сум алуга иреште. Киләсе елда туризмны үстерүгә грантлар алу өчен конкурс игълан ителде инде. Документлар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 26 майдан алып 2 июньгә кадәр кабул ителә, сыйфатлы документларны алдан ук республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк», – диде министр.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Шулай ук Җәббаров мисал итеп чыгышы барышында Мамадыш районындагы агротуризм үрнәген дә китерде. «Былтыр Мамадыш районыннан Фирназ Хисмәтов агротуризмны үстерүгә 10 миллион сумлык грант алган иде. Модульле йортлар, мунча төзеде, техника сатып алды һәм гомумән, территорияне төзекләндерде. Кыска гына вакыт эчендә объектта 700дән артык кеше булган. Шулай ук 3 эш урыны булдырылган», – дип сөйләде ул.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр 300 меңнән 750 мең сумга кадәр күбәйгән. Әлеге ярдәм чарасы 2017 елдан бирле беренче мәртәбә 2,5 мәртәбә арттырылганын да билгеләде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100