news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: «Ат көне» бәйрәме республикада атчылыкны үстерү максатыннан оештырыла

Марат Җәббаров: «Ат көне» бәйрәме республикада атчылыкны үстерү максатыннан оештырыла
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Бүген Арчаның Сабан туе мәйданында һәм ипподромда унберенче тапкыр традицион ат спорты фестивале – «Ат көне» уза.

Кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов сәламләде.

«Татар халкы һәрвакыт ат белән яшәгән, эшләгән һәм туенган. Шуңа күрә атны зурлау, матурлау – безнең бурычыбыз. Бу эшне безнең Арча районына тапшырдылар һәм инде «Ат көне» бәйрәмен ничәнче ел матур итеп үткәрәбез. Алдагы елларда да ул халкыбыз күпләп һәм яратып йөри торган бәйрәмгә әйләнер дип өметләнәбез», – диде район башлыгы.

Узган елларны бәйрәм Яңа Кырлай авылында узган иде. Быел исә бәйрәмнең рәсми өлеше Арчаның үзендә, ә 40, 80, 120 һәм 160 чакрым араларга чабышлар элеккечә Яңа Кырлайда оештырыла.

Чабышларда катнашучылар Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Ставрополь крае, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре, Татарстан, Башкорстан, Удмуртия һәм Марий Эл республикаларыннан килгән.

Шулай ук бәйрәмдә атта көрәш – «Аударыш» борынгы төрки уенын, «Иң үрнәк арба» бәйгесен, көрәшне, понилар һәм ике яшьлек атлар арасында чабышларны да күреп була.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге бәйрәмнең республикада атчылыкны үстерү максатыннан оештырылуын искәртте.

«Әлеге бәйрәм болай гына барлыкка килмәде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстанда атчылыкны үстерү һәм популярлаштыру буенча зур эш алып барыла. Без атлар санын ике тапкырга арттырырга җыенабыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot