news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров ашлыкка бәя ел азагына күтәрелер дип фаразлый

Бәяләр түбән булганлыктан, дәүләттән авыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ашлыкка бәя ел азагына күтәрелер дип фаразлый. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

«Урып-җыю вакытында бәяләр кимү тенденциясе ел да күзәтелә. Бөтен илдә ашлык бүген җитәрлек, тәкъдим күп, шуңа шулай. Ашлыкны саклауга салгач, бәя барыбер артачак, күпмегә икәнен әйтә алмыйбыз. Күпмедер түзәргә, әзрәк көтәргә, сату урынын эзләргә кирәк. Экспорт мәсьәләләрендә дә эшне алып барабыз. Иран юнәлешен карыйбыз, күптән түгел үзебезнең делегация Иранга барып кайтты», - диде министр.

Марат Җәббаров әйтүенчә, быел, чит илләр белән бәйле авырлыклар булганлыктан, экспорт мәсьәләсе аксый. Бәя кимүенең сәбәбе шунда. «Узган ел искәрмә булды. Россиядә икмәк җитәрлек булды, бәясе дә, сату да яхшы булды, экспортка да китте», - диде.

Авыл хезмәтчәннәренә ярдәм йөзеннән, министр, сатылган икмәккә субсидияләтә кайтару өчен, РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп бирәчәген әйтте. Ярдәм күрсәтү өчен хуҗалыклар «Зерно» федераль системасында теркәлүенә һәм эшчәнлегенә карап сайланачак. «Барлыгы 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчаларны быел дүртенче кварталда бүлеп бирү планлаштырыла», - диде Җәббаров.

Шулай ук, дәүләт ашлык фондына Татарстаннан 300 мең тонна ашлык сатып алачаклар, бу да бәя вазгыятен хәл итүдә өстәмә чара булачак. Дәүләт интервенцияләре кысаларында, азыкка кулланышлы бодайның бәясе тоннасы өчен 13,5 мең сумнан 14,5 мең сумга кадәр (НДС ны исәпкә алмыйча).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100