news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров алты районның игенчеләренә эшне тизләтергә чакырды

Марат Җәббаров алты районның игенчеләренә эшне тизләтергә чакырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Әлмәт, Ютазы, Минзәлә, Сарман, Биектау һәм Нурлат районнары хуҗалыкларына туңга сөрү темпларын арттырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә аша киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.

«Бүгенге көнгә 1 миллион 360 мең гектардан артык җир, ягъни туңга сөрелгән җир мәйданнарының 88 проценты (1,6 миллион гектарга – Т-и. иск.) эшкәртелгән, шул исәптән 521 мең гектар сөрүлек катламы тирәнәйтелгән. Көзге сөрүне төгәлләгән районнар да бар», - диде докладчы.

Шул ук вакытта соңгы ике атнада республикада 18 миллиметр явым-төшем яуды. Бу айлык норманың 38 проценты. Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнада шулай ук явым-төшем көтелә, диде ул.

«Яңгыр туфрактагы дым запасын тулыландыру өчен бик кирәк. Бигрәк тә сөрүлек катламы тирәнәйтелгән басуларда дым яхшы туплана. <...> продуктив дымлылык бөтен җирдә дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел», - дип игътибар итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Иң нәтиҗәле көзге агротехник алымнарның берсе буларак Җәббаров ашламалар кертүне атады. Азотлы ашламалар арасында иң нәтиҗәлесе – сусыз аммиак, чөнки азотның аммоний формасы туфракка ныклап сеңә, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot