Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәрҗанинең иң мөһим әсәре Мәскәү ислам институты хезмәттәшлегендә дөнья күрәчәк
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе институты Шиһабетдин Мәрҗанинең «Вафият әл-әсләф вә тәхиятәл-әхләф» дигән хезмәтен ИРСИКА белән бергә басмага әзерләүдә катнаша. Бу хакта РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, профессор Дамир Мөхетдинов белән Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәге (IRCICA) генераль директоры, профессор Мәхмүт Эрол Кылычның Истанбулда узган очрашуыннан соң билгеле булды. Бу хакта РФ мөселманнары диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәшһүр галимебезнең әлеге 6 томлык биографик хезмәте үзе исән чагында да, үлеменнән соң да тулысы белән нәшер ителмәгән. Ул VII гасырдан алып XIX гасырга кадәр билгеле булган мөселман галимнәре, сәясәт һәм дин эшлеклеләре турында. Кулъязмасы Казан федераль университетындагы Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Шушы әсәрне бастыруга Мәскәү ислам институты да җәлеп ителде. Очрашу барышында профессорлар башка фәнни проектлар, мәсәлән, фикер иясе Муса Бигиевның (1875-1949) 150 еллыгы уңаеннан уртак эш турында да сөйләшкән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз