Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәрҗани укулары: Галимнәр бай мирасны тәрҗемә итәрдәй белгечләр булмавына борчыла
Бүген Казанда «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланды. Шушы зур чараның әһәмияте турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сүз барды.

«Китапханәләрдә, музейларда сакланган зур мирасны тәрҗемә итү өчен, иң мөһиме, кадрлар кирәк»
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов төрле милләт мөселманнары дини мирасны белергә тиешлеген ассызыклады. Әйтергә кирәк, ул шушы илкүләм конференцияне оештыру комитеты җитәкчесе дә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Безнең илнең дини тәгълиматын торгызуны Президентыбыз да бурыч итеп куйды. Авторларның мирасын популярлаштыру бурычы тора. Төрле милләт мөселманнары дини мирасны белергә тиеш. Зур дәрәҗәле чараларда бөек Мәрҗани, бөек Бигиев дибез, ә аларның бөеклеге нәрсәдә соң? Шуны күрсәтергә тиешбез», - диде Дамир хәзрәт.
Ул Мәрҗани һәм башкаларны тәрҗемә итү сыйфаты темасына тукталды. Аның сүзләренчә, борынгы дини хезмәтләрне тәрҗемә итәргә алынучылар бу эшнең кыенлыгын әйтә.
«Хәзер инде ун ел теология дәүләт тарафыннан фән тармагы итеп кабул ителгән. Теология юнәлешләре бар. Ә илдә күпме теолог бар? Ун ел узды бит инде! Шуңа күрә үзебезгә үк дини учреждениеләр нәрсә белән шөгыльләнә дип сорау бирә алабыз. Китапханәләрдә, музейларда зур мирас саклана, ә шуны тәрҗемә итү өчен зур финанс чыгымнары, ә иң мөһиме, кадрлар кирәк. Җитди белгечләр чит илләргә китте. Ә монда булганнары әллә өйрәнә, әллә өлгерә алмый», - ди Дамир Мөхетдинов.
«Буыннар чылбыры өзелгән»
Философия фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Яхъя Абдуллин исемендәге дин тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге мөдире Айдар Хәйретдинов та Дамир хәзрәтнең сүзләрен җөпләп, галимнәрнең хезмәтләрен тәрҗемә итәрдәй төпле белгечләр булмавын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Мәрҗани әсәрләрен укыдым, Муса Бигиев белән аерым шөгыльләнәм, Каюм Насыйриның зур хезмәтләре бар. Аларның кайсы әсәрен алсаң да, ул үзе бер галәм. Ул галәмдә гизәр өчен махсус скафандр кирәк. Бу әсәрләрне укырлык, аңлаешлы телдә җиткерерлек белгечләр юк дәрәҗәдә, бу зур фаҗига. Буыннар чылбыры өзелгән. Яшь галимнәрне тәрбияләп үстерергә, буыннар чылбырын ялгар өчен күп көч кирәк», – дип белдерде Айдар Хәйретдинов.
Аның сүзләренчә, югары уку йортларында дөньяви белем алып, югары дәрәҗәдә телләр үзләштерсәләр дә, галимнәрнең ул китапларына тотынсалар, бернәрсә аңламаячаклар.
«Үземнән чыгып әйтәм: Казанда 1915 елда чыккан бер кечкенә китап алдым кулыма, анда төрле акыллы фикерләр, тик гарәпчә бер сүзен аңламыйм. Бер таныш Мөхәммәт исемле гарәп кешесенә күрсәттем, ул ачып карады да, аңламады: «без бит мондый телдә сөйләшмибез хәзер» ди. Диния нәзарәтенең шушы эшне алып баруы, мирасны кайтаруы чын каһарманлык», – дип саный Айдар Хәйретдинов.
Ул бу конференциянең әһәмиятенә тукталды. «Конференция Мәскәү белән Казанны, дин белән фәнне тоташтыра. Тарих институтында эчтәлекле ике секция үткәрәчәкбез: беренчесе хокукый аң һәм гражданлык хисләре турында, икенчесе мәгарифкә һәм дини мираска караган. Анда Казан, Татарстан галимнәре, Мәскәүдән килгән кунаклар катнашачак. Бу секцияләр – буыннар чылбырын ялгауның бер кечкенә адымы», – дип белдерде галим һәм конференцияне оештырган Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәтен җиткерде.
Айдар Хәйретдинов фикеренчә, киләчәктә конференция белән генә чикләнү дөрес түгел. «Бу теманы телевидениедә, матбугат битләрендә яктыртырга, мәктәпләрдә дә кертергә кирәк», – ди ул.
Дамир Мөхетдинов, шулай ук, конференциянең әһәмиятен искәртеп, мондый чараларда ниндидер күләмле, мөһим проектларга старт бирелә, дип саный. Әйтик, 20 ел элек шундый фикер алышуларның берсендә энциклопедик сүзлек булдыру бурычы куелган.
«Танылган галимнәрнең биографияләре белән Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф» хезмәте кулъязмада гына калды. Аерым өлешләре генә тәрҗемә ителде, димәк, мирас безгә тулысынча килеп җитмәгән дигән сүз. Риза Фәхретдинның «Асар» дүрт томлыгыннан нәрсәдер татарча, нәрсәдер русчага тәрҗемә ителде. Тарих, археология, биография – барысы да кертелгән хезмәт өстендә 20 ел эшләдек. 500 кеше шушы проектта катнашты – Россия һәм чит ил белгечләре», – диде мөфти.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Камил тәрҗемә итәрлек белгечләр җитмәвен тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт Гадел хөкем университетының Казан филиалы профессоры, Мәскәү ислам институтының Россиядә ислам тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Айдар Хабетдинов та әйтте.
«Кызганыч, безгә гел тикшерергә туры килә. Ниндидер конкрет цитаталар китерәсе булса, оригиналын карыйбыз – хаталар күп очрый. Әнвәр Хәйринең 1986 елда галим хезмәтләренең татар теленә тәрҗемәсе дә, хәзер русчага тәрҗемәгә караганда, дөресрәк. Бу проблема», – диде.
«Мәрҗаниебезнең мирасы төпсез кое кебек»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Шиһабетдин Мәрҗани мирасының бик бай булуын билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Мәрҗаниебезнең мирасы төпсез кое кебек. Бүгенге гыйльми дәрәҗәбез бөтен яктан аның хезмәтләрен ачып бетерергә мөмкинлек тә бирми, ләкин барыбер тырышабыз, хәрәкәт кылабыз. Мәрҗани хакында күпме генә сөйләсәң дә, аз булыр. Мәрҗанигә иң зур һәйкәл – Мәрҗани мәчетебез. Россия Диния нәзарәте Мәрҗани укуларын шунда үткәрүләре бик зур сөенеч. Мондый чаралар мәчетне тагын да ямьләндерә, хәерле эшләрне арттыра. Галимебезнең рухлары шат булсын!» – дигән теләген белдерде.
Равил хәзрәт сүзләренчә, соңгы берничә елда мөфтият Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнүдә актив шөгыльләнгән. «Алты томлык хезмәтләр җыентыгы чыкты. Бүген ул аның иң тулы җыентыгы булып тора. «Хозур» нәшриятында, Россия ислам институтында мөһим дүрт хезмәте рус теленә бастырып чыгарылды. Нәзарәт белгечләре, мөгаллимнәребез Мәрҗани мирасын өйрәнәләр. Болгар ислам академиясендә диссертацияләр яклыйлар, фәнни хезмәтләр язалар. Ел саен мөмкинлек булуга каберен зыярат кылабыз, догалар кылабыз», – дип сөйләде Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы.
Ул, конференция оештырылуы өчен, Россия Диния нәзарәтенә рәхмәтен җиткереп: «Аллаһ разый булсын тырышлык-ниятләрегездән», – дип теләде.
«Айдар абый, дөньяны тартырга кирәк, 4 меңгә ничек яшибез», – дип киттеләр»
Матбугат очрашуында катнашучылар дини мирасны өйрәнүгә яшьләрне тарту проблемасына да тукталды. Алар әйтүенчә, конференциядә яшьләр дә катнаша, ләкин теләгәнчә үк түгел.
«Минем шәхсән үземнән: «Айдар абый, дөньяны тартырга кирәк, 4 меңгә ничек яшибез», – дип ике аспирант китте», – диде Айдар Хәйретдинов.
Дамир хәзрәт Мөхетдинов кнференциядә яшь имамнар, докторлар, яшь теологлар катнашуын әйтте. «Ел саен географиясе киңәйтелә, яңа галимнәрне катнаштырабыз. Тик яшьләребезне укыту бик авыр. Хезмәт хаклары аз булганга күрә кызыксынмыйлар. «Специфик бу белем белән кая барыйм» диләр. Ә бездә эш бар. Хезмәт хаклары да бик лаеклы, Мәскәү дәрәҗәсендә. «Медина» нәшрият йортында 200 кеше хезмәт итә, 25 кеше – рәссамнар. Дизайнерлар, корректорлар бар. Ай саен хезмәт хакы түләнә, аларга заказ бирелә. 20 телдән хезмәтләр тәрҗемә ителә», – дип белдерде.
Дамир хәзрәт әйтүенчә, Диния нәзарәте мондый конференцияләр башка шәһәрләрдә дә уздырылуын тели. «Владивостокта, Читада, Кавказда, хәтта Белоруссия, Казахстанда да булсын конференцияләр. Ә Казанда инде Мәрҗани мәчете булганга күрә, май аенда бирегә форум үткәрелгәнгә, дин әһелләре килгәнгә, шуңа өченче мәртәбә Рөстәм Миңнеханов ярдәме, рөхсәте белән Татарстан башкаласында үткәрәбез. Бәлки, алдагы елларда да Казанда үткәрүне дәвам итәрбез. Мәрҗани генә түгел, Фәезханов, Гаспралы, Фәхретдинов укулары да оештырылсын дип телибез», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз