news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрҗани турында фильм премьерасы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә булыр дип көтелә

Мәрҗани турында фильм премьерасы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә булыр дип көтелә
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Шиһабетдин Мәрҗани турында Россия белән Үзбәкстан бергәләп төшерүче «Укытучы» фильмының премьерасы «Алтын мөнбәр» кинофестивале кысаларында булыр дип көтелә. Моннан тыш Мәскәүдә һәм Үзбәкстанда да премьералар көтелә. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова аны бөтен мөселман илләре өчен кызыклы фильм булыр дип ышана.

Фильмны төшерүнең соңгы көнендә журналистларга иҗади команда белән танышу мөмкинлеге тудырылды. «Без сезне булачак фильм белән кызыксындыра алсак, максатыбызга ирешкән булабыз», – диде Миләүшә Айтуганова. Фильмның ике режиссеры бар. Үзбәкстан ягыннан - Илхом Мухаммадиброхимов. Татарстан ягыннан – Рамил Төхфәтуллин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мин үзебезнең зур кино эшләвебезне тоям – бөек шәхес турында зур кино. Мондый масштабтагы шәхес исламны дөрес аңлауны формалаштыруда позитив роль уйнавын дәвам итә. Бу бик әһәмиятле», – диде Рамил Төхфәтуллин.

«Бу фильмны ике як – Татарстан һәм Үзбәкстан, ике кардәш халык төшерүе дә, федераль үзәкнең ярдәме булуы да бик әһәмиятле. Бу бик көчле сәяси карар. Без күпмилләтле һәм күпконфессияле ил – бөтен традицион диннәргә игътибар бирелә. Бу безнең өчен традицион исламны ачу өчен зур мөмкинлек», – дип дәвам итте ул.

«Һәр режиссерның үз карашы. Рамил Төхфәтуллин бик талантлы, яхшы режиссер. Илхом Мухаммадиброхимов та көчле режиссер. Бер генә оператор буларак, миңа аларның башта берсен, аннары икенчесен тыңларга туры килде. Әмма консенсуска килә идек – нәтиҗәдә сез киләчәктә күрәчәк эпизодлар барлыкка килде», – диде куючы оператор Умид Маликов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Үзбәкстанның иң яхшы операторларының берсе», – дип таныштырды Умид Маликовны фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Фильмда Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагы һәм Бохарада укыган чагы күрсәтелә. Аның Казанда эшчәнлеген күрсәтү өчен аерым фильм сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot