news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Бүген, Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә. Әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды.

Фәләстыйн халкына теләктәшлек күрсәтеп Әл-Кодүс көнендә мәчеткә Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, «ТР Гарәп студентлары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Алхамсс Ясер Шәфикъ һәм башка кунаклар килде. Алар ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фондына Газзә секторында яшәүчеләргә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чарада катнашучыларны Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм өммәт иминлеге өчен дога кылды.

Ахырдан, җыелышта катнашучыларның барысы да: «Я Бөек Раббыбыз! Мөселманнарны явызлыктан һәм җәберләүләрдән сакла, аларга дошманны җиңәргә мөмкинлек бир һәм дөньяда гаделсезлекне туктат», – дип догалар кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot