Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мәрҗани» мәчетендә шәех Мәэмүн әр-Рави белән хәдис дәресләре башланды
Казанда һиҗри буенча Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) 1500 еллыгы кысаларында шәех Мәэмүн Шә’бән Хәлил әр-Рави белән хәдис дәресләре башланды. Лекцияләр «Мәрҗани» мәчетендә һәр дүшәмбедә ахшам намазыннан соң уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәех Мәэмүн Шә’бән Хәлил әр-Рави – дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Пәйгамбәр Мөхәммәднең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы.
Дәресләр тәмамлангач, тыңлаучыларга шәехтән хәдис җыентыклары буенча иҗазәт алу мөмкинлеге булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз