Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәрҗани мәчетендә Радик Сабировны искә алу кичәсе узды
Бүген Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчетендә Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкярләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициативасы белән «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабировны искә алу кичәсе узган.
- Радик Сабиров бер атна элек вафат булды.
«Бүген Радик Рәшит улы вафатына җиде көн. Радик Сабиров 2006-2011 елларда Казан университетының татар факультеты деканы урынбасары булып эшләгән иде. Мәҗлескә аның белән бергә эшләгән татфак мөгаллимнәре, дуслары, «Татар ядкярләре» проекты буенча хезмәттәшләре чакырылган иде. Кылган догалар кабул булсын», – дип хәбәр итә журналист, блогер Рәмис Латыйпов үзенең каналында.
Фото: Рәмис Латыйпов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз