Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мәрҗани» мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары өчен мәҗлес узды
«Мәрҗани» мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якын туганнары – Татарстан хаҗилары өчен мәҗлес узды. Быел алар Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә изге җирләргә сәфәр кылды. Бу аларның туган җиргә кайтканнан соң җыелып беренче күрешүләре булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чәй өстәле янында алар хаҗ кылу тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм аның нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, рухи дөньяны баету буенча ихлас теләкләре, Аллаһы Тәгалә аларны хаҗ белән бүләкләгәне өчен шөкрана кылып гыйбадәтләрне арттыру хакында сөйләделәр. Алар шулай ук ярдәмнәр өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен белдерделәр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм вафат булучылар өчен дога кылдылар.
Равил хәзрәт кунакларга изге ниятләрен ныгыту өчен күңелгә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде, авыр вакытларда күркәм сабырлык кылу турында нәсыйхәтләрен җиткерде, сынау килгәндә Аллаһка дога кылырга өйрәтте һәм хаҗларның кабул булуын, гөнаһларның гафу ителүен, ике дөнья бәрәкәтен теләп, зур хаҗи дәрәҗәсенә ирешүләре хакында искә төшерде.
Әлеге чара ахырында Равил хәзрәт барлык хаҗиларга хаҗ кылу турында сертификатлар тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз