news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак

Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсен ачу тантанасы була. Анда Татарстан Республикасы Мөфтие Камил Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мөфти Рушан Аббясов, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, шулай ук Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, Россиядәге традицион дин әһелләре катнашачак.

Проектны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы оештыра. Казанда күргәзмәне уздыруда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм күрсәтә.

«Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсе 2024 елның ноябрендәге уңыштан соң яңа форматта күрсәтелә. Быел ул төбәкара дәрәҗәгә чыкты: экспозиция Мәскәү, Саратов һәм Саранск шәһәрләрендә күрсәтелде, хәзер исә ул Казанга килә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

«Коръән дөньясы» – күргәзмә генә түгел, ул тарихны, рухи дөнья һәм заманча технологияләрне берләштерүче зур мәгърифәтчелек проекты. Ул изге Коръәнгә кагылышлы бай мирас белән танышырга, аның буыннар һәм мәдәниятләрне берләштерүен күрергә һәм бөтен кешелек өчен мәңгелек әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә.

«Коръән дөньясы» күргәзмәсе – ислам дөньясына тәрәзә, һәм шул ук вакытта халыклар арасында дуслык күпере дә булып тора. Ул тынычлык, мәрхәмәтлелек һәм кешегә хөрмәт кебек универсаль кыйммәтләрне ассызыклап күрсәтә.

Күргәзмәнең төп экспозициясе Изге Коръәннең иңдерелүе һәм сакланышы турында сөйли: ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) килгән беренче вәхидән алып заманча басма һәм санлы басмаларга кадәр колачлый. Күргәзмәгә килүчеләр борынгы язу ысуллары, телдән тапшыру һәм беренче язучыларның эше, Коръәннең Россиядә һәм дөньяда басылу тарихы, шулай ук аның кешелеккә универсаль юллама булуы турында беләчәк.

Кунаклар, төп экспозициядән тыш, интерактив мәйданчыкларда да була алачак.

Күргәзмә мәйданчыгында Россия һәм Катар режиссерларының Ислам мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләргә багышланган документаль һәм нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Кинотасмаларның бер өлеше «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программасында тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең ачылыш тантанасы Мәрҗани мәчетендә 3 октябрьдә 16:00 сәгатьтә була. Ул 4-6 октябрь көннәрендә 10:00 –18:00 сәгатьләрдә эшли, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot