news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани мәчете волонтерлары сугышчыларга маскировкалар ясауда халыктан ярдәм сорый

Мәрҗани мәчете волонтерлары сугышчыларга маскировкалар ясауда халыктан ярдәм сорый

Мәрҗани мәчете волонтерлары хәрбиләргә маскировка комплекты ясауда халыктан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта әлеге эшне башлап җибәргән активист – Эльмира Ханиева “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

«Хәрби техника, солдатларның киемнәре яшел төстә. Кар яуса, алар һәрьяклап күренәчәк. Шуңа күрә егетләребезне, БТР һәм КамАЗларны каплау өчен яшеренү комплектларына фронтта ихтыяҗ зур», - диде ул.

Эльмира Ханиева әйтүенчә, яшеренү челтәрләренең зур модульлесе дә, һәр кеше өчен аерым эшләнгәне дә кирәк. Аларның ике төрле төстәгесенә ихтыяҗ бар: көзге – караңгырак төстәгесенә, кышкы – саргылт-агына. Аны ясау өчен төп материаллар – дүрткә дүрт үлчәмендәге шакмаклы ятьмә һәм челтәр тукымадан эшләнгән тасмалар.

«Маскировка комплекты өчен лескадан эшләнгән ятьмә туры килми, чөнки ул салкында ярыла. Бүгенге көндә без күбрәк спорт сеткасы файдаланабыз, алар безгә зур күләмдә кирәк. Шулай ук балыкчы ятьмәләре дә кабул итәбез, әмма аларның кармак җебеннән эшләнмәгән булуы шарт», - дип искәртте Ханиева.

Активист балыкчы ятьмәләрен үрү буенча мастер-класс үткәрү теләген дә әйтте. «Безне әлеге эшкә өйрәтүчеләр булса, мәчеттә волонтерлар өчен мастер-класс оештырыр идек», - диде Эльмира Ханиева.

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяхов маскировкалар ясау эшендә хәйриячеләр күп булуын ассызыклады. «Моңарчы спорт кибетләре ярдәм итте, берничә дистә челтәр бирделәр. Әмма бу материалга ихтыяҗ зур, шуңа күрә хәзер безнең өчен иң авыры – челтәрләрне зур күләмдә табу», - диде Ансар хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100