news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрҗани мәчете – өмет символы: KazanForumда мөселман архитектурасы турында сөйләштеләр

XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Мәрҗани мәчете төзелә башлануның 260 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырышта галимнәр, дин әһелләре һәм архитекторлар Татарстанның ислам мирасын саклаудагы роле һәм мөселман архитектурасының ил мәдәниятендә алып торган урыны турында фикер алышты.

Мәрҗани мәчете – өмет символы: KazanForumда мөселман архитектурасы турында сөйләштеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырылды. Чара Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, Россия һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Махачкала, Астана, Бишкәк шәһәрләреннән килгән тарихчылар, архитекторлар һәм сәнгать белгечләре катнашында узды.

Утырышны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова ачып җибәрде.

«Бу истәлекле дата бәйрәм өчен бер сәбәп кенә түгел, ә дискуссия өчен этәргеч һәм Россиянең бердәм тарихи-мәдәни мирасын формалаштыруда мөселман архитектурасының ролен һәм урынын фәнни күзлектән бәяләү мөмкинлеге дә. Мөселман архитектурасы өйрәнү объекты буларак киң һәм күпкырлы теманы тәшкил итә. Ул тарихи, мәдәни, дини һәм сәнгать аспектларын үз эченә ала. Әлеге түгәрәк өстәлнең уртак матди һәм рухи мирасыбызны өйрәнүгә һәм саклауга зур өлеш кертәчәгенә ышанам», – дип сәламләде ул чарада катнашучыларны.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Ислам бүген дә милли рухыбызны саклауда ышанычлы гарант»

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исеменнән сәламләде. Ул әлеге түгәрәк өстәлнең Татарстан галимнәре һәм дин белгечләре өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

«Идел буенда һәм Кавказда ислам диненең мең елдан артык бай тарихы бар. Ул Россия мөселманнарының үзенчәлекләрен билгели торган нигез ташы булып тора. Мәчетләр һәрвакыт гыйбадәтханә генә түгел, ә мәгърифәт һәм социаль тормыш үзәге дә булган. Ислам бүген дә телебезне, бай мәдәниятебезне, милли рухыбызны саклауда ышанычлы гарант. Быел Казан өчен аеруча мөһим ел, шәһәребез «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын йөртә. Форумның мәдәни программасының үзәк вакыйгасы Әл-Мәрҗани мәчетенең юбилее булуы бик символик», – дип билгеләп үтте ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мәрҗани мәчете гасырлар дәвамында өмет символы булып торды»

ТР Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Мәрҗани мәчетенең совет елларында да ябылмыйча эшләгән сирәк гыйбадәтханәләрнең берсе булуын искә төшерде. Биредә 40 елга якын күренекле галим һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани хезмәт иткән. «Мәрҗани мәчетенең йөрәге тибә икән – татар халкының иманы исән дигән сүз», – дип ассызыклады ул.

«Әл-Мәрҗани мәчете – гади генә архитектура һәйкәле түгел, ә ислам диненең яңарышын күрсәтүче тере шаһит. 1770 елда салынган бу мәчет Екатерина IIнең дини татулык турындагы указыннан соң төзелгән беренче таш мәчет була. Гасырлар дәвамында ул өмет символы, иманны һичбер вакыт юкка чыгарып булмавының бер дәлиле булып торды. Мәчет биредә 40 елга якын имам булып хезмәт иткән бөек галим Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә аталган. Мәрҗани безне иң мөһим нәрсәгә өйрәтте: ислам һәм заманчалык бер-берсеннән аерылгысыз. Ул татар халкын, безнең милләтне һәрвакыт белемгә һәм мәгърифәткә өндәгән. Күптән түгел мәчеттә масштаблы реставрация эшләре тәмамланды, бу аңа элеккеге нурын һәм бизәлешен кайтарды. Осталар тарихи бизәлешләрне һәм алтын йөгертелгән декорны торгызды. Иске кирпеч капламаларына һәм яңартылган залларга карап, без заманнар бәйләнешен тоябыз. Раббыбыз Аллаһ бу эшләребезне хәерле кылсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Россия мәчетләре – дөньядагы иң матур Аллаһ йортларының берсе»

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат хәзрәт Әбьянов үз чыгышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – ислам мәдәниятен саклау, дип искәртеп узды.

«Түгәрәк өстәлнең Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөрткән елда үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Әлеге мөһим чара өчен Казан шәһәрен сайлау очраклы түгел, бу аның тарихи әһәмияте һәм мәчетләрнең бай мирасы белән бәйле. Россия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе – ислам мәдәниятен саклау. Без әлеге өлкәгә аерым игътибар бирәбез. Күптән түгел Камал театрында узган Изге Коръән халыкара премиясе тантанасын билгеләп үтәсем килә. Зур проектларыбызның берсе – «Россиядә ислам традицияләре» халыкара фотокүргәзмәсе, анда без мәчетләр архитектурасын күрсәтәбез. Россия мәчетләре – дөньядагы иң матур Аллаһ йортларының берсе. Без әлеге милекне хөрмәт итәргә, бәяләргә һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез», – диде ул.

Шулай ук Ренат хәзрәт үз чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде.

«Мәрҗани мәчете турында сөйләгәндә, мөфти Камил хәзрәткә һәм Равил хәзрәткә рәхмәт белдерәсем килә, чөнки узган ел без Катардан килгән коллегаларыбыз белән бергә Мәрҗани мәчете диварларында «Коръән дөньясы» күргәзмәсен уздырдык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мирасны саклауга 6 миллиард: Татарстан изге урыннарны ничек торгыза?

Түгәрәк өстәлдә төп темаларның берсе Мәрҗани мәчетендә узган масштаблы реставрация эшләре иде. Бу хакта доклад белән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова чыгыш ясады.

«Татарстан бай мәдәни мирасы һәм аңа сакчыл мөнәсәбәте белән танылган. Мәдәни мирас объектларын саклауга республика тарафыннан ел саен якынча 6 миллиард сум акча бүленеп бирелә. Борынгы гыйбадәтханәләрне реставрацияләү – тарих алдында да, анда намазга килүчеләр алдында да зур җаваплылык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Наталья Прохорова түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Казан үзәгендә урнашкан тарихи Мәрҗани мәчетен торгызу эшләре ничек башкарылуы хакында сөйләде.

«Мәчет тарихы 1767 елда, Казанга Екатерина II килгәндә башлана. Ул вакытта таш мәчетләр төзү тыелган була. Императрица казанлыларның кунакчыллыгын югары бәяләп, шәһәрдә беренче таш мәчет төзергә рөхсәтен бирә. 1770 елга бина төзелеп бетә. Фасады бай декорлы, нәфис манаралы һәм нәфис интерьерлы ак таштан салынган мәһабәт мәчет ике гасырдан артык дин тотучыларның һәм башкала кунакларының соклануын уята. Ул бөек галим, дин белгече һәм мәгърифәтче, мәчетнең элеккеге рухи остазы Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә.

Бу еллар эчендә мәчет күпне күрә. Кабан күле янында урнашуы вакыт узу белән конструкцияләрнең артык дымлануына сәбәпче була, ә бу – тарихи кирпеч биналарның төп дошманы. Эш башланганда әлеге проблемалар ачык күренә иде, реставрация өчен эшләр фундаменталь архив тикшеренүләреннән һәм бинаны инженерлык тикшерүдән башланды. Мәчетне реставрацияләү – зур җаваплылык. Без XVIII гасыр архив сызымнары нигезендә эшләдек. Нигезләр ныгытылды, уникаль витражлар һәм совет чорында буяу катламы астында калган керамик декорлар торгызылды. Хәзер мәчет үзенең тарихи йөзенә кайтты», – дип сөйләде Наталья Прохорова.

Ул Мәрҗани мәчетеннән тыш, республика районнарында да торгызу эшләре алып барылуын искәртте. Берничә ел эчендә Мәчкәрә, Түбән Бәрәскә, Олы Елга авылларындагы борынгы мәчетләр реставрацияләнгән. Шулай ук «Бергә саклыйк» хәйрия проекты аша авыллардагы изге урыннарны саклап калуда республика халкы да актив катнаша, дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot