Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәрҗани исемендәге тарих институтында Урал буе татарлары турында китап тәкъдим ителде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында «Урал буе татар улуслары һәм аларның мирасы» фәнни-популяр басмасы тәкъдим ителде.
Тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан Башкортстанның туган якны өйрәнүче татар галимнәре белән берлектә әзерләнгән басмада Урал буе татарларының Урта гасырлардан алып кантон идарә системасы төзелүгә кадәрге кыскача тарихы (1798 ел) бәян ителгән.
«Озак вакытлар безнең тарихыбызны бозып, төшенчәләрне алыштырып яздылар, әмма хәзер архив документлары нигезендә без Урал буе халкының татарлар булуын исбатладык», - дип белдерде идея авторы һәм проектның координаторы, Башкортстанның Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсәгутов.
Фәнни-популяр басма өстендә эш ике елдан артык дәвам иткән. Авторлар китапның гади укучылар өчен дә аңлаешлы булуын теләгән. Китап терминологик сүзлек, карталар һәм иллюстрацияләр белән тәэмин ителгән, ә һәр бүлекнең азагында төп тезислар санап үтелгән. Шул ук вакытта китаптагы барлык тезислар да исбатланган, дип ассызыклады Мәсәгутов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз