Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәрҗани исемендәге тарих институтында татарларның хәрби хезмәте турында фикер алыштылар
ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында «XVI гасыр башы – XX гасыр азагында татарларның хәрби һәм дипломатик хезмәте» темасына фәнни конференция үткәрелде. Түгәрәк өстәл Оренбург өлкәсендә идарә итүгә кантон системасы кертелүнең 225 еллыгына (1798-2023 еллар) багышлана.
Конференциядә Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты, В.Татищев исемендәге Әстерхан дәүләт университеты, Алматадагы Әл-Фараби исемендәге Казах милли университетының бөтендөнья тарихы, тарих белеме һәм чыганаклар белеме кафедрасы, Казан дәүләт мәдәният институты, Чаллы шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музее, Тольятти шәһәре Идел буе дәүләт сервис университеты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедия үзәге һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә мещерякларның Россия империясенең хәрби кампанияләрендә катнашуы, 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 елларда рус армиясенең чит ил походларында татарларның катнашуы, Татарларның Россия империясенең хәрби кампанияләрендә катнашу тарихнамәсе, Россия Император флотында татар офицерлары һәм аларның Урта Азияне үзләштерүдә роле, Россия империясе сугышларында казак-татарлар, Толмач татарлары һәм аларның Урта Азиядә дипломатик хезмәте, татарларларның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз