news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Муса Бигиевкә багышланган чара узачак

4 апрельдә Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мәшһүр татар галиме Муса Бигиевкә багышланган чарага чакыра.

Программада М.Бигиев хезмәтләрен өйрәнүче һәм тәрҗемә итүче, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов чыгышы, китапларны сатып алу мөмкинлеге булачак.

«Халкыбызның мәдәни һәм интеллектуаль мирасын саклауга һәм танытуга зур өлеш кертәчәк мөһим вакыйгада шатланып каршы алачакбыз», — диелә чакыруда.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты

Батурин ур., 7 йорт, II кат, актлар залы. Башлана: 14:00

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100