Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәрҗәни исемендәге Тарих институты Кырым тарихына багышланган яңа басмалар тәкъдим итте
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге кырым татарлары тарихына багышланган яңа басмаларны тәкъдим итте. Презентация «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә узды.
Тарих институты һәм Кырым фәнни үзәге җитәкчелеге ике хезмәтне тәкъдим итте: Исмәгыйль Гаспринскийның (1891-1893 еллар чоры) әсәрләр җыентыгының IV томын һәм Кырым татарлары тарихының (XVIII гасыр ахыры – ХХ гасыр башы) IV томын. Бу соңгы томның баш мөхәррире – Тарих институты директоры Радик Салихов. Эш барышында 34 автор катнашкан.
Китапта, үз эченә алган чордан чыгып, ярымутрауның Россия империясе составына керүе һәм Кырым сугышы кебек вакыйгалар тасвирлана. Кырым фәнни үзәге җитәкчесе Эльдар Сейдаметов сүзләренчә, китап ул чордагы кырым татарлары тормышын яхшы чагылдырган материаллар җыелмасы ярдәмендә бай итеп иллюстрацияләнгән.
«Татарстан Республикасы халыкларының һәм кырымтатар халкының күп гасырлык уртак тарихы бар. Моны исбатлау өчен ХХ гасыр башын, Исмәгыйль Гаспринский шәхесен искә алу да җитә», — диде Салихов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз