news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани исемендәге гимназия директоры: «Апуш» театр студиясендә күбесе безнең укучылар

Ленин исемендәге мәдәният сараенда 2нче татар гимназиясенең традицион театр фестиваленә йомгак ясалды.

Мәрҗани исемендәге гимназия директоры: «Апуш» театр студиясендә күбесе безнең укучылар
Рамил Гайнуллин
Рифат Каюмов

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин «Апуш» театр студиясенә йөрүче балаларның яртысыннан күбесе аның мәктәбе укучылары булуын әйтте.

24 апрельдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда 2нче татар гимназиясенең һәр ел саен үткәрелә торган театр фестиваленең быелгы этабына йомгак ясалды һәм быелгы финалистлар билгеле булды. Фестивальдә 1нче һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыннан кала, бөтен балалар да катнашкан. Барлыгы 26 класс татар әсәрләрен сәхнәләштергән. Йомгаклау чарасында жюри тарафыннан иң яхшылары дип сайлап алынган 7 төркем чыгыш ясады. Быел жюрига Камал театры артистлары җәлеп ителгән булган.

 

Фото: © Рифат Каюмов

«Без бүген укучыларыбызның класс җитәкчеләре белән берлектә әзерләнгән иҗат җимешләрен ата-аналарга күрсәтергә булдык. Балаларның күбесе зур сәхнәгә тәүге мәртәбә басты, ләкин берсе дә каушамады. Мин бүгенге тамашадан бик канәгать калдым. Балалар арасында «Апуш» театр студиясендә шөгыльләнүчеләр дә бар. «Апуш»ка йөрүчеләрнең яртысыннан күбесе безнең укучылар», - диде Рамил Гайнуллин.

«Татар-информ» хәбәрчесе гимназия директорыннан: «Фестивальнең югары дәрәҗәдә узуында «Апуш»ның роле зур булдымы», - дип сорады. Рамил Гайнуллин: «Киресенчә, «Апуш» театр студиясен татар телен камил белгән һәм мәктәп театрында уйнап караган балалар белән баетуда гимназиянең роле зур», - дип җавап бирде.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Рамил Гайнуллин сүзләренчә, гимназиядә балаларның иҗади потенциалын ачу өчен ел саен татар халык җыры һәм театр фестивальләре үткәрелә. Мәктәптә уку дәверендә һәр укучы кимендә шушы чаралар аша 11 татар халык җырын башкаруда һәм 8 әдәби әсәрне сәхнәләштерүдә катнаша, ә тамашачы буларак тагы да күбрәк күрә.

«Театр фестиваленең максаты – балаларны матур әдәбият белән таныштыру, милли үзаң тәрбияләү, аларның сөйләм телен үстерү һәм хәтерен яхшырту. Сыйныф җитәкчеләре һәр укучыны мәктәп сәхнәсенә менгерә, чөнки анда бала ачыла», - диде Рамил Гайнуллин.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Директор сүзләренчә, театр фестиваленә профессиональ режиссерлар җәлеп ителмәгән. Сәхнә куелышы укытучылар көче белән башкарылган. Остазлар үз осталыкларын арттыру өчен коллектив белән театрга йөрүне традициягә керткән.

Театр фестивале тамашачылары арасында гимназиянең элеккеге укучысы, БДИда 4 фәннән 399 балл җыйган, хәзер Казан федераль университеты студенты Рамил Баһавиев та бар иде. Ул укуыннан бушаган арада 2нче гимназиядә өстәмә белем бирү түгәрәкләре алып бара. Аны фестивальгә укучылары чакырган.

Рамил Баһавиев

Фото: © Солтан Исхаков

«Театр фестивале мин гимназиядә укыган чакта да бара иде. Мин дә заманында күп рольләрдә уйнадым. Сөйләм һәм актерлык осталыгы шуннан сеңеп калгандыр. Бүген элеккеге хатирәләрне яңарттым», - диде Рамил Баһавиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100