Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марафонда йөгергән табиб хәле начарланган ир-атка ярдәм итү өчен рекордтан баш тарткан
Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Татьяна Павлова Казан марафонында катнашкан. Дистанциядә йөгергәндә табиб хәле начарланган спортчыга ярдәм итү өчен шәхси рекордын кую мөмкинлегеннән баш тарткан. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Электролитлар балансы бозылу сәбәпле, ир-атның хәле начарланган, ул финишка мөстәкыйль рәвештә килеп җитә алмаган. Медицина пункты бер километр ераклыкта булган, ә иң якын бригада берничә метрдан соң финиш янында торган», — дип аңлаттылар Республика клиник хастаханәсендә.
Татьяна Павлова марафоннарда беренче ел гына катнашмый. Моңарчы ул Санкт-Петербург, Сочи һәм Төркиядә узган ярышларда катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз