news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марафончы Казандагы Тукай музееннан Яңа Кырлайга кадәр араны бер көндә узарга җыена

“Йөгерү машинасы” мәктәбенә нигез салучы Хама Шиков бүген иртәнге сәгать сигездә 100 км дистанцияне башлады.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казандагы Габдулла Тукай исемендәге музейда “Путь Тукая – Тукай юлы” 100 чакрымлы бер кешелек йөгерү проекты башланды. 47 яшьлек ультрамарафончы Андрей (Хама) Шиков шагыйрьнең кече ватаны - Яңа Кырлайга кадәр 100 км ераклыкны бер көн эчендә йөгереп кайтып җитәргә ниятли.

“Йөгерү машинасы” мәктәбенә нигез салучы  Хама Шиков бүген  иртәнге сәгать сигездә 100 км дистанцияне башлады. Финишка ул кичке сәгать алтыда барып җитәргә ниятли.

  • "Тукай юлы – Путь Тукая” проекты — бу велосипед һәм җәяүлеләр маршруты. Ул республиканың Биектау, Арча, Әтнә, Балтач һәм башка районнары аша уза.

Ультрамарафончыны юлга музей хезмәткәрләре һәм “Тукай юлы” проекты Иҗтимагый оештырк комитеты әгъзалары Римма Ратникова, Илдус Янышев, Лия Заһидуллина һәм Этери Ильина озатып калды.

Хама Шиков беренче тапкыр йөз чакрым араны ике ел элек Россия чемпионатында йөгереп узган. Ул озын дистанцияләрдә йөгерү өчен физик көч кенә түгел, психологик әзерлек тә кирәк дип саный.

  • Проект туристларны татар халкының бөек шагыйре иҗатына якынайту, шулай ук актив тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан булдырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100