Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсендә Россия фәне көнен билгеләп үтәчәкләр
Россия фәне көнендә, 8 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә масштаблы «Белем марафоны» узачак. Кунакларны Казанның әйдәп баручы югары уку йортларының танылган һәм яшь галимнәре катнашында бай программа көтә.
Чараны ТР Милли китапханәсе Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты белән берлектә оештыра, ул вакыйганың генераль партнеры буларак чыгыш ясый.
Көн дәвамында Казанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре китапханә мәйданчыкларында балалар һәм өлкәннәр өчен 14 лекция үткәрәчәк. Темалар киң спектрны (галәм төзелешеннән алып микро дөньяны тикшерүгә кадәр) колачлый. Кунаклар интерактив форматта катнаша алачак: алар өчен мастер-класс һәм балалар өчен квиз, фәнни паблик-ток, шулай ук кино күрсәтү һәм соңыннан фикер алышу планлаштырылган.
Милли китапханәдә «Белем марафоны»на җиде күргәзмә әзерләгәннәр.
Искәртеп үтәбез, 2022-2031 еллар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз