Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марафон үткәрелү сәбәпле Казанның үзәк урамнары ябылды
3-4 майда «Казан марафоны» үткәрелү сәбәпле, Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Бүген чикләүләр көндезге өчкә кадәр түбәндәге урамнарда гамәлдә булачак:
- Уңъяк Болак урамы,
- Сульяк Болак урамы,
- Кремль яр буе,
- Профсоюз урамы,
- Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәрге юл,
- Кремль дамбасы,
- Батурин урамы,
- Пушкин урамы,
- Татарстан урамы,
- Марсель Сәлимҗанов урамы;
- Декабристлар урамы.
Әлеге урамнар буенча машиналар хәрәкәте 4 май киченә тулысынча торгызылачак. Шәһәр халкын маршрутларны алдан ук планлаштырырга һәм мәгълүматны рәсми чыганакларда ачыкларга сорыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз