news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Манзарас авылында төшерелгән фильмны Казанда кинофорумда карап булачак

Ул X Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында тәкъдим ителә

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Әтиле-уллы Заһид Мәхмүди һәм Фәнис Камал тарафыннан Кукмара районы Манзарас авылында төшерелгән “Ломбард” фильмын 11 сентябрьдә сәгать көндезге 3тә Казанның “Халыклар дуслыгы” йортында ( Павлюхин урамы, 57) карап булачак.

Әлеге иҗат эше X Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Татарстаннан бердәнбер нәфис фильм буларак күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә районның “Хезмәт даны” басмасы.

Аерым алганда, әлеге кинофорум программасында "Ломбард"ның авторы буларк Фәнис Камал теркәлгән, 119 минутлык әлеге фильм "В поисках света" дигән конкурстан тыш программа кысаларында күрсәтелә. Керү - ирекле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100