news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Манзара // Татарстан Республикасы Президенты Указы: 2005 елны Татарстан Республикасында Казанның 1000 еллыгы Елы дип игълан итү турында

Манзара // Татарстан Республикасы Президенты Указы: 2005 елны Татарстан Республикасында Казанның 1000 еллыгы Елы дип игълан итү турында

Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгы хөрмәтенә, Казанның Россия һәм Татарстан дәүләтчелеген үстерүдәге тарихи ролен билгеләп, тарихи һәйкәлләрне саклау, шәһәр тарихындагы истәлекле сәхифәләрне мәңгеләштерү, республиканың киң җәмәгатьчелеген, предприятиеләрне һәм оешмаларны Татарстан Республикасы башкаласы юбилее хөрмәтенә багышланган чараларга җәлеп итү максатында карар бирәм:

1. 2005 елны Татарстан Республикасында Казан шәһәренең 1000 еллыгы Елы дип игълан итәргә.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Казан шәһәр хакимиятенә, министрлыклар һәм ведомстволарга, район һәм шәһәр хакимиятләренә Казан шәһәренең 1000 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру буенча чараларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы башкаласын социаль-икътисади үстерү буенча комплекслы эш алып баруны тәэмин итәргә.

3. Җирле үзидарә органнарына, җәмәгать берләшмәләренә, иҗат берлекләренә, предприятиеләр һәм оешмаларга Татарстан Республикасында Казан шәһәренең 1000 еллыгы Елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим итәргә.

4.Татарстан Республикасы “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, республика, районнар һәм шәһәрләрнең массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстанның күпмилләтле халкы турында рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауны активлаштырырга, Татарстан Республикасы гражданнарында тарихи мираска сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруда, аларда Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казан шәһәре тарихына карата ихтирам тойгысын ныгытуда ярдәм итәргә.

5. Указ кул куйган көннән көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.ШӘЙМИЕВ Казан, Кремль
2004 ел, 14 декабрь
№ УП-768

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100