news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» спорт премиясенең җиңүчеләре билгеле

«Манзара» спорт премиясенең җиңүчеләре билгеле
Җиңүче Элдар Хәмитов
Фото: Энҗе Габдуллина

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең көрәш буенча 2023 елгы җиңүчеләре билгеләнде.

130 кг кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче булып Чаллыдан Элдар Хәмитов танылды. Аңа 100 сум күләмендә акчалата приз һәм батыр билбавы бүләк иттеләр.

«Барыгызга да зур рәхмәт. Тамашачыларга зур рәхмәт! Сез гөрләп торганда да күңел келәмгә тартыла. Көндәшләремә дә зур рәхмәт. Мин бу билбауны бик саклармын», – диде Элдар Хәмитов.

Икенче урында – Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов, өченчедә – Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Казаннан Булат Мусин. 

Чаллы командасы. Уртада чемпион Элдар Хәмитов һәм икенче урын алган Ранис Гыйләҗетдинов.

130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин батыр калды. Чаллыдан Рөстәм Бәдретдинов икенче урынны, Арчадан Альберт Ситдыйков, Түбән Камадан Динар Гатиятов өченче урынны яулады.

Өченче урын ияләре – 10, ике –  15, беренче урын иясе 25 мең күләмендә акчалата призга лаек булды.

90 кг үлчәү авырлыгында иганәчеләр призы өчен көрәштә Илмир Төхвәтуллин җиңде. Икенче урында – Ранис Галимуллин. Көрәшчеләр икесе дә Лаеш районын тәкъдим иттеләр. Алар икесе дә 25әр мең күләмендә иганәчеләр бүләгенә ия булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100