news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Манзара» спорт премиясе нинди форматта узачагы билгеле

«Манзара» спорт премиясе нинди форматта узачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

18 гыйнварда Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда чираттагы «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Тантана кысаларында тамашачыларны мавыктыргыч көрәш бәйгесе һәм зур шоу-программа көтә. Ярышлар «стенка на стенку» форматында һәм шәхси зачетта узачак. «Стенка на стенку» форматында ике команда – Казанның «Зилант» командасы һәм Чаллы шәһәре җыелма командасы көч сынашачак.

Оештыручылар бәйгедә катнашачак көрәшчеләр исемлеген игълан итте, алар:

Илфат Миңнегалиев – Ильяс Йосыпов;

Артур ХәкимовИлнар Закиров;

Динар КәримуллинИлназ Рамазанов;

Ренас Кәлимуллин Рөстәм Сәлахов;

Марат МиначевЭльдар Хәмитов;

Альберт СитдыйковРинат Дәүләтшин.

«Мастерс» категориясендә Фәһим Ибатуллин белән Айнур Әнвәров көч сынашачак.

Спорт бәйгесе танылган артистлар катнашындагы музыкаль шоу-программа белән үрелеп барачак. Оештыручылар тамашачылар өчен махсус бүләк тә әзерләгән, сатып алынган билетлар буенча уйнатылачак лотереяның төп призы –квадроцикл.

Фото: © «Манзара» спорт-музыкаль премиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot